«Күңел һәм мәрхәмәтле куллар җылысы»: Өлкәннәр көненә очрашу кичәсе (12+)

7 октябрь көнне Өлкән буын ункөнлеге кысаларында Үзәк балалар китапханәсендә Бөтендөнья кул эшләре көненә багышланган «Күңел һәм мәрхәмәтле куллар җылысы» дигән очрашу узды. 

Мероприятие…
IMG_20221007_150045
IMG_20221007_151640
IMG_20221007_155128
IMG_20221007_161504

Чарада укучы пенсионерлар катнашында «Куллар тудырган могҗизалар» күргәзмәсе оештырылды. Әлеге куллар тудырган матурлык белән очрашу шатлыгын талантлы өлкән яшьтәге ханымнар – кул эше осталары бүләк итте. Күргәзмә экспонатлары арасында – матур салфеткалар, тапочкилар, төрле техникада үрелгән эшләнмәләр. Остабикәләр бик теләп үз шөгыльләре турында сөйләде. «ТАНАР» Мәгълүмати-эшлекле сәламәтләндерү үзәгеннән кул эше остасы Хисмәтуллина Рәйсә Гәрәй кызы «Саклагыч курчак – бәхеткә» мастер-классы уздырды. Кичә кунаклары хәзерге заман җәмгыятендә халык курчагының асылына төшенде, саклагыч курчакларның килеп чыгу тарихы һәм аларны ясау принциплары белән танышты. Остабикә Негода Светлана Владимировна тамбур энәсендә бизәкле челтәр үрү буенча мастер-класс күрсәтте. Кичә бик җылы рухта узды. 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: